Шул исемдәге иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Иҗатчыларга мөмкинлек бирүчеләр турында безнең махсус репортаж.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Ватан хакына» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгене Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Ватаным Татарстан» газетасы уздырды.
«Ватан хакына» бәйгесенә сугыш һәм тыл батырлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар турындагы язмалар кабул ителгән.
Әнәс бәйгегә «Бабаема хат» язмасын юллап беренче урын яулый. Еллар узса да, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм Җиңү китергән каһарманнар турындагы хәтер исән, онытылмый.
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле вакыйгаларын чагылдырган өзек белән “Апуш” балалар театр студиясы чыгыш ясап, моны тагын бер кат искәртте.
Бүген бу батырлыкны махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлар кабатлый.
«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды.
Бәйгегә 150ләп иҗади эш килгән. Язмалар «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә һәм сайтта урнаштырылып барган. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Ләлә Зәйнуллина, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.










