Халкыбызның олугъ улы, атаклы шагыйрь, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауераты Хәсән Туфанның тууына 125 ел! Шигърият сөюче кадерле дуслар, юбилейга нисбәтле без дә зур бүләк әзерләдек! Хәзер игътибарыгызга күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның “Туфан белән сөйләшү” поэмасы буенча әзерләнгән моноспектакль тәкъдим итәбез. Аны нәфис сүз остасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин башкара.










