Республика Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе ярдәме белән, Татарстан телерадиокомпаниясенең быелгы проектларына нәтиҗәләр ясалды.
Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясең телевизион тапшырулар хезмәте редакциясе тарафыннан барлыгы 10 проект әзерләнде.
Алар — татар халкының милли мирасын, онытыла төшкән патриотик җырларын, гореф-гадәтләрен саклауга, Каюм Насыйриның тууына 200 еллыкка, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.
Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте редакциясе тарафыннан зур күрләмле 5 проект әзерләнде.
Ватанпәрвәрлек темасына ясалма интеллект кулланып әзерләнгән «Геройлар» проекты да үз тамашачысын тапты. Ул Татарстанда туып үскән һәм махсус хәрби операциядәге каһарманнарның батырлык тарихын чагылдыра.
Ләлә Зәйнуллина. Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.









