Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуга багышланган «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Бөек мәгърифәтченең фәнни ачышларын өйрәнгән галимнәр белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан аралашып кайтты.
Каюм Насыйри Татар теле белемен үстерүдә тирән эз калдырган галим. Фәнни эшчәнлеге дә Казан лингвистика мәктәбе, Казан университеты белән бәйле булуы да мәгълүм.
Конференциянең максаты — мәгърифәтче Каюм Насыйриның күпкырлы фәнни-методик һәм иҗади мирасын өйрәнү һәм пропагандалау; хәзерге татар теле белеменең Каюм Насыйри хезмәтләрендә нигез салынган фәнни юнәлешләре буенча фикер алышу ди оештыручылар.
Юбилей елының йомгагы буларак Каюм Насыйрига багышланган бу конференцияне Казан университеты Татарстан Республикасы Хөкүмәте матди ярдәме, шулай ук Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырды.
Мөршидә Җиһан, Камил Сәйфуллин Татарстан яңалыклары









