Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасын аеруча зур әзерлек белән үтте. Ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Чүпрәле җире үз иленең ватанпәрвәр шәхесләре, батыр йөрәкле Геройлары, көчле һәм тәвәккәл кешеләре белән горурлана. Ел дәвамында узган патриотик чараларны барлау әнә шулай Үзәк парк аллеясында башлынды. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин ватанпәрвәр шәхесләр итсәлегенә хөрмәт йөзеннән чәчәкләр салды.
Чаралары төрле булса да еллык нәтиҗәнең максаты бер. Үсеп килүче буынга шушындый тантаналы бәйрәмнәр аша патритотик тәрбия бирү Ә ул Район мәдәният йортында узган кичәнең дәүләт байракларын чыгару һәм гимн башкару белән башланып китүендә үк чагыла.
Россиянең көче нәкъ менә бердәмлектә һәм хөрмәт күрсәтә белү һәм буыннан буынга әлеге сыйфатларны әйдәп баруда. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган Ринат Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, халык хәтере җуелмый. «Ватанны саклаучылар елы тәмамлана, ярдәмләшү, рәхмәтле булу дәвам итә. Чүпрәлеләр ярдәм дә итә, белә, хөрмәтли дә белә. Без бергә дип тәмамлады ул сүзен. Әйе горурланып сөйләрлек чаралар узган ел дәвамында бу хакта Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров искәртеп үтте. Мәдәният йорты тулы халык, алар барысы да район тормышы үзәгендә кайнаучылар, аның киләчәген кайгыртучылар.
Ул ил иминлеге сагында торучыларга рәхмәт белдерде, ата-бабаларыбыз һәм бүгенге геройларыбызның батырлыгы аркасында дөньяда яшәвебезне һәм хезмәт итүебезне билгеләп үтте.
Чараның иң көтеп алган мизгелләре бүләкләү тантанасы . Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәткән чүпрәлеләр арасында «Чынлы»Җавваплылыгы чикләнгәшн Өилна җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров та бар. Аңа хәрби часть командиры исеменнән рәхмәт хаты тапшылрылды . Ул ел саен махсус хәрби операциядә катнашучыларга 2 мииллон лык гуманитар ярдәм күрсәтш.
Илмас Әхмәтовны район җитәкччесе аеруча билгеләп үтте. Ул Луганский. дөнеөкий Херсон өлкәоләрен ишетеп кенә түгел күреп белә дип сөйләде.
Шулай ук сугыш хәрәкәте ветераны Александр Павлов та бүләкләнде. Гумнитар йөк ташучы көмеш волонтер Альберт Сөләймановны да махсус хәрби операциядә катнашучылар арслан йөрәкле кеше буларак белә. Бернинди каршылктан курыкмаучыны үзара Генерал дип йөртәләр . Менә шушындый мәрхәмәтле якташларыннан үрнәк алып үсә Чүпрәленең яшь буыны.
Киләчәк буын өчен дә бу көн бик истәлекле булды. 14 яше тулган укучыларга район прокуроры Ришат Купкенов таантналы рәвештә Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырды.
Cәхнә түренә берәм –берәм махсус хәрби операциядә катнашучыалар күрәтелә. Бүгенге заман каһарманнары . Аларга Чүпрәле районы башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә балалар үз рәхмәтен җыр аша җиткерде.
Чарада Ульян өлкәсненән килгән кунаклар да катнашты. «Рубеж» Ульяновск төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Владимир Ярухин махсус хәрби операциядә Җиңүгә керткән өлеше өчен волонтерларга , сугыш хәрәкәте ветераннарына 11 нче отряд командиры боерыгы буенча медальләр тапшырды.
Әлбәттә ел буе ватанпәрвәрлек юнәлешендә катнашкан Яшьләр оешмалары активистлары да билгеләп үтелде. Әйе ватанны ярату ватапнпәрвәр якташларыңны хөрмәтләүдән башлана.
Мөршидә Җиһан. Камил Сәйфуллин. Татарстан яңалыклары.










