Бүген Казанда «Яз» һәм «Идел киңлекләре» торак комплексында яңа поликлиникалар ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хастаханәләренә «В» класслы яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре тапшырды.
Тугыз автомобиль барлык кирәкле заманча чаралар белән җиһазландырылган. Алар Казан, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск һәм Түбән Кама медицина учреждениеләренә тапшырылды.
«Сәламәтлекне саклау темасы республика өчен һәрвакыт өстенлекле мәсьәлә булды – бу татарстанлыларның тормыш сыйфаты», — дип ассызыклады ТР Рәисе.
Исегезгә төшерик, бүген Рөстәм Миңнеханов Казанда ике яңа поликлиника ачты.










