Россия Президенты Владимир Путин алда торган туры элемтә кысаларында аңа мөрәҗәгать иткән ике баланың Яңа ел теләген үтәде.
Әйтик, дзюдо белән мавыгучы унбер яшьлек Владимир Президенттан зәңгәр төстәге кимоно алган, ә яшь армияче Егор җиңел моторлы һава судносында очкан. Яшь активист сүзләренчә, ул сәламәтлеге белән проблемалар булуы сәбәпле үз хыялын мөстәкыйль рәвештә тормышка ашыра алмаганга һәм Президентның теләктәшлегенә өметләнеп Башкомандующийга мөрәҗәгать иткән.
«Бу матурлыкны бары тик очар кошлар биеклегеннән генә күреп була», – дип уртаклашты Егор хис-кичерешләре белән.
Искәртеп үтәбез, Владимир Путин белән традицион туры элемтә 19 декабрьдә узачак. Президентка moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайтында, 0-40-40 номерына СМС-хәбәрләр аша һәм 8-800-200-40-40 телефоны буенча сорау бирергә мөмкин. МАХ мессенджерында чат-боттан файдалану мөмкинлеге быелгы яңалык булды.
Т










