Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында SANY Кытай компаниясе вәкилләре белән очрашуда хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кытайдагы хезмәттәшләр белән яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашкан. Яңа проектлар белән кызыксынулар арта.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда ике яңа поликлиниканы ачты. Ул Фикрәт Табиев урамындагы 20 нче шәһәр поликлиникасы филиалын ачуда үзе катнашты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук видеоэлемтә аша «Волжские просторы» торак комплексында 11 нче балалар поликлиникасы бинасын ачты.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә. Ул Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко уздыра торган утырышта катнаша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында SANY Кытай компаниясе вәкилләре белән очрашуда хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кытайдагы хезмәттәшләр белән яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашкан. Яңа проектлар белән кызыксынулар арта.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда ике яңа поликлиниканы ачты, ашыгыч ярдәм учреждениеләренә автомобильләр тапшырды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Федерациясе Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Союзлар Йортының Колонналар залында узган Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәистәшләре – Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрде.










