Көндезге чыгарылыш
Түбән Новгородта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров видео элемтә аша төбәкләр җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Татарстаннан киңәшмәдә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Фикер алышуда күтәрелгән төп тема — киләсе елда Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга бәйле мәсьәләләр.
Хәзерге вакытта Биектау районы — уңышлы үсүче территорияләрнең берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районы оешуга 90 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Казан Ратушасында «Россиянең 100 иң яхшы товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының 2025 елгы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурска 230 оешма һәм халык иҗаты осталары 468 төр продукция, шулай ук хезмәтләрен тәкъдим иткән.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә 2026 елда «Россия – Ислам дөньясы” Казан Халыкара икътисадый форумына хәзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты утырышында катнашты. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, форумның оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, сентябрьдә узган беренче утырышта алдагы форумга йомгак ясалды һәм яңасына хәзерлек бурычлары билгеләнде.
Татарстан Хөкүмәте Йортында Премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Анда компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.
2025 елда Татарстан яңадан Россиянең алдынгы фәнни-технологик үсеш үзәкләренең берсе статусын раслады. Бу хакта Татарстан Фәннәр Академиясенең ел нәтиҗәләренә багышланган гомуми җыелышында Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсхәт Сәфәров әйтте.










