Биектау — уңышлы үсеп килүче райннарның берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районы оешуга 90 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.
Искәртеп узабыз, 1993-1996 елларда Рөстәм Миңнеханов Биектау районы администрациясе башлыгы вазифасын башкарган иде. «Мин һәрвакыт Биектау районы администрациясе башлыгы, үз хезмәттәшләрем эшләгән елларны җылылык белән искә алам, — дип ассызыклады ул. Район елъязмасы ил тарихы белән бер үк вакытта язылган. Ул билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, бүген дә махсус хәрби операция барышында Биектау районыннан солдатлар батырларча Ватанны яклый. Биектау районының барлык ветераннарына һәм бүгенге хезмәтчәннәренә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы Равил Хисаметдинов, Биектау — республиканың иң зур һәм танылган районнарының берсе, дип ассызыклады. Ул республика җитәкчелегенә муниципалитет территориясендә проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.










