«Казанда кыш» проекты нигезендә 500 гә якын яңа ел чарасы уза.
Шәһәр халкы транспорт чараларыннан алып яңа ел тамашалары афишасына кадәр булган яңалыклар белән таныша ала.
Башкалада «Казанда кыш» проекты нигезендә 500 гә якын яңа ел чарасы уза. Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен уеннар, театральләштерелгән тамашалар, гаилә белән саф һавада ял итү өчен музыкаль концертлар оештырыла. Үзәк шәһәр чыршысын ачу танатанасы 23нче декабрьгә билгеләнгән. «Казан» гаилә үзәге янында якты утлар белән бизәлгән тамаша өчен 35 метр биеклектәге чыршыны урнаштырганнар инде. Бәйрәм тантанасында шәһәр халкына, кунакларга интерактив тамаша әзерләнә, ачык һавада «Кышкы пейзажлар» күргәзмәсе, мәйданда бәйрәмчә сәүдә рәтләре эшләр дип көтелә. Бәйрәм ялларында медицина оешмаларының эш режимы һәм җәмәгать транспорты хәрәкәте эш тәртибе дә билгеле.










