2026 елда Габдулла Тукайга, туган телгә багышланган чаралар күп булачак. Шундыйларның берсе булган «Күңел адреслары. Тукай» яңа мәдәни-экскурсия маршруты тәкъдим ителә. Ул яңа елның башында, 5 гыйнварда старт алачак. Яңа проект хакында тулырак Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Проект Казандагы Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле төп урыннарны, милли татар кухнясы элементларын, музей һәм заманча театр сәнгатен берләштерә.
Проектның төп элементларыннан берсе ясалма интеллект ярдәмендә иҗат ителә торган, шагыйрьнең тормышына һәм иҗат юлына багышланган анимацион фильм.
«Милли музей, «Татар утары» һәм Кәрим Тинчурин театры белән берлектә үткәрелүче проект кунакларга Татарстан халкына татар мәдәнияте белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирә торган туристик юнәлеш.
Оештыручылар фикеренчә музей, театр һәм гастрономия тәҗрибәсен берләштерүгә юнәлдергән. Димәк, халкыбызның милли ризыкларны, Тукай чоры тәм-томнарын авыз итәргә дә мөмкинлек була.
Яңа проект 2026 елның 5 гыйнварында тормышка ашырыла башлый. Ул Татарстанның яңа мәдәни брендын формалаштырырга һәм Тукай мирасын яшь буынга тагын да якынрак һәм җанлырак итүне күз уңында тота.
Ләлә Зәйнуллина, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.










