Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә 2026 елда «Россия – Ислам дөньясы” Казан Халыкара икътисадый форумына хәзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты утырышында катнашты. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, форумның оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, сентябрьдә узган беренче утырышта алдагы форумга йомгак ясалды һәм яңасына хәзерлек бурычлары билгеләнде.
Татарстан Хөкүмәте Йортында Премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Анда компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.
2025 елда Татарстан яңадан Россиянең алдынгы фәнни-технологик үсеш үзәкләренең берсе статусын раслады. Бу хакта Татарстан Фәннәр Академиясенең ел нәтиҗәләренә багышланган гомуми җыелышында Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсхәт Сәфәров әйтте.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә 96 Лада автомобиле, дүрт Sollers автобусы ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды
Татарстан башкаласында Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит буенча оешма вәкиллеге 26 декабрьдә ачылырга тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның күптән түгел Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә визиты барышында вәкиллекнең тиздән ачылачагы расланган иде.
Татарстан Фәннәр академиясе шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан медаль булдыру инициативасы белән чыкты. Бу хакта Фәннәр академиясенең еллык гомуми җыелышында аның президенты Рифкать Миңнеханов белдерде.
Кичке чыгарылышлар
Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең ХХ съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Сьездда хезмәткә сәләтле халыкның авыллардан китү проблемасы, мини-фермалар, терәк торак пунктларны үстерү, юлларны ремонтлау, су белән тәэмин итү системаларын, паркларны, скверларны, ишегалларын яңарту, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, башка мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советының Конституцион законнар һәм Дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас белән очрашты.Алар хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә турында Федераль законның үз көченә керүенә бәйле җирле үзидарә өлкәсендәге заоннардагы яңалыклар турында фикер алышты.
«Әкият» курчак театрында күп балалы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен хәйрия чыршысы булды. Быелгы республика Яңа ел хәйрия чарасының инициаторлары — Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә 96 Лада автомобилен, дүрт Sollers автобусы ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды