Соңгы 15 ел эчендә генә дә республикада район җирлекләнре конкурсының иң лаеклылары 3562 автомобильгә ия булган. Быелгысына йомгак Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең ХХ съезды башлыныр алдыннан ясалды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә җиңел машина һәм автобус ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара Татарстан Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.
Чарада катнашкан Федерация Советының Конституцион законнар һәм Дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас, үз чиратында, Татарстанда җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте органнарының терәге, дип белдерде.
Муниципаль берәмлекләр республиканың нигезе. Аларның эшчәнлеген җирлектәге халык санына, салымнан һәм салымнан тыш кергән табыш, терлек исәбе, торак төзелеше, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларында катнашуга карап бәяләнгән.
Мөршидә Җиһан, Камил Сәйфуллин Татарстан яңалыклары










