Яңа ел җитүгә дә күп калмады. Республикада Яңа ел бәйрәме чаралары башланды инде. Шушы көннәрдә Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, «СалаваTik» төркеменең татарча чыршы бәйрәме үткәрелде.
Ел саен «СалаваТик»ларның яраткан тамашачылары өчен, Яңа ел алдыннан могҗизалы бәйрәм оештыру инде күркәм бер гадәткә әйләнде. Быел татарча чыршы бәйрәме 2 тапкыр узды, һәм биредә республикадан барлыгы мең биш йөздән артык балаларны җыйды. 2021 нче елдан уздырылып килүче мондый бәйрәм чарасын, балалар гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар да түземсезлек белән көтеп ала.
Быелгы Яңа ел тамашасында «СалаваTik» балалар студиясенә йөрүче сабыйлар да катнашты, алар уку дәвамында туплаган белемнәрен зур сәхнәдә сынап карады. «СалаваTik» балалар үзәге икенче ел рәттән уңышлы эшчәнлек алып бара. 50 дән артык бала вокал, хореография, сәхнә осталыгы һәм татар теле юнәлешләре буенча осталыкларын арттыралар.
Быелгы маҗаралар Әкият урманында бара. Музыкал Әкияттә катнашучылар арасында Салаватиклар төркеменә әле беренче ел гына йөрүчеләр дә бар.
Салаватиклар проекты 2021 нче елдан Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Әлеге проект ярдәмендә балаларда татар теленә, татар җырларына кызыксыну уяна. 4 ел эчендә барлыгы 90 җыр яздырылды, һәрберсенә видеолар төшерелде, һәм «СалаваTik»лар башкарган җыр тестлары, ноталары белән «Салават күпере» журналында ае саен басыла.
Татарча чыршы бәйрәме җырлы-биюле тамаша һәм чыршы тирәли күңелле уеннар белән үрелеп барды. Һәм әлбәттә һәр балага Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Чулпан Әмири, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.










