Татарстанда 2026 елда Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп тану уңаеннан чараларга әзерлек буенча оештыру комитеты составын расладылар. Аңа ТР премьер-министры Алексей Песошин, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар керде. «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елының рәсми ачылу датасы «Россия – Ислам дөньясы. KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында 14 майга планлаштырыла, күп чаралар узуы көтелә.










