Кукмара районы, Аш-Буҗи авылында 1989нчы елдан башлап балалар бакчасы эшләп килә. 2014нче елда яңа заманча бина ачылгач, бакча 50 урынлы билингваль белем бирү үзәгенә әверелә. Биредә педагоглар яңа методикалар куллана. Күптән түгел балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2025» республика конкурсында иң яхшысы дип танылган.
Аш-Буҗи авылында беренче балалар бакчасы 1989 елда барлыкка килә. Бу вакытта ул тыйнак кына бер төркемле бина була. Шуңа да карамастан, ул җирле халык тормышының мөһим өлешенә әверелгән.
Балалар бакчасында билингваль белем бирү актив үсеш ала. Педагоглар тәрбияләнүчеләрнең тел мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән яңа методикалар кулланалар. Тәрбиячеләр билгеләп үткәнчә, балалар өчен рус һәм татар телләрен өйрәнү авыр түгел, киресенчә, бу аларда чын күңелдән кызыксыну уята.
Күптән түгел балалар бакчасы хезмәткәрләре «иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2025» республика конкурсында җиңү яулап, 500 000 сум күләмендә грант алганнар.
Алынган акчалар заманча белем бирү мохите булдыруга юнәлдереләчәк, ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга телләрне нәтиҗәлерәк укытуга ярдәм итәчәк.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.










