Азнакай районы махсус хәрби операция зонасына 77 нче тапкыр гуманитар ярдәм йөге җибәрде.Азнакай районы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Битараф булмаган кешеләр, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җыйган гуманитар йөк бу юлы Курск юнәлешенә китте.










