Бай тарихы булган «Татар җыры» фестивале быел 26нчы тапкыр үткәрелә. Үзе генә хас алымнары, традицияләре бар.
Бүген концертта 40 җырчы, 200дән артык артист бер сәхнәдә чыгыш ясый. Оештыруга килгәндә заманча алымнар кулланыла, катнашучылар да моңа уңай бәя бирә.
Шунысын дә әйтергә кирәк, әлеге фестивальнең алыштыргысыз режиссёрлары елда яңалык кертеп, тамашачы белән тыгыз элемтәдә булуларын искәртте. Катнашучылар бераз пәрдәне ачып, тамашада буласы серләре белән дә уртаклашты.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әзерлек ел әйләнәсе бара, фестиваль һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә уза. Тамашада яңа дуэтлар, кабатланмас чыгышлар көтелә. Халыкара фестивальгә йомгак ясау, лауреатларны бүләкләү тантанасы бүген кичке сәгать 5тә башлана. Концертны татар җыры сайтыннан турыдан-туры эфирда онлайн карап була.
Алия Галиуллина, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.










