«Гаилә” мәчете махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү өчен, традицион “Гаилә җылысы” дип исемләнгән хәйрия акциясен башлады. Аның шартлары бик гади: бер пар җылы оекбаш бәйләп, аны мәчеткә алып килергә кирәк.
Акцияне үткәрү вакыты – киләсе 2026 нче елның 15 нче гыйнваренә кадәр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, узган ел “Гаилә җылысы” акциясе ярдәмендә, хәрбиләргә 2 мең пар оекбаш җибәрелде. Ил сакчыларына күңел җылысын биреп, изге эшкә кушылыйк.










