Казанда бүген Татар Жыры халыкара музыкаль фестивале уза. Татар эстрадасының иң күләмле музыкаль фестивале быел да киң колач җәеп үткәрелде. Казан-экспода 40 ка якын артистны берләштергән «Татар җыры» проекты узды. Милли рухны чагылдырган бәйрәмнән безнең репортаж.
Бай тарихы булган «Татар җыры» фестивале быел 26нчы тапкыр үткәрелә. Үзе генә хас алымнары, традицияләре бар.
Тамашачы сәхнәгә чыккан һәр җырчыны көчле алкышлар белән каршы ала. Татар җыры, елның төп музыкаль вакыйгасы гына түгел, ә күп кенә башкаручыларның хыялы да.
Биредә җиңүчеләр өчен әзерләнгән сыннар. 25 ел өчендә аны йөзләгән музыкаль башкаручы алды. Ә быел лауреатлар саны 30 га якын. Алар арасында Эльмира Кәлимуллина — Татарстанның халык артисты. «Гаеплямэгез» дигән җыр башкарды.
Милли рухны тоярга дип Татарстанның төрле районнарыннан килгән тамашачылар ихластан җырга кушыла.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әзерлек ел әйләнәсе бара, фестиваль һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә уза. Тамаша яңа дуэтлар, кабатланмас чыгышлар белән үрелеп барды.
“Татар җыры” — гади концерт кына түгел, ул татар буыннар чылбырын, моңны, мәдәниятны берләштерә торган вакыйга.
Алия Галиуллина, Алия Хафизова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.










