Каюм Насыйри исмендәге 80 нче мәктәп олуг мәгърифәтчене көн дә олылый. Быел олуг әдип Каюм Насыйриның тууына 200 ел. Күренекле мәгрифәтче чын мәгънәсендә энциклопедик галим булып санала. Ул популяр татар календарьлары авторы буларак та киң танылу ала. Үзеннән соң 40 басма китап һәм күп санда басылып өлгермәгән хезмәтләр калдыра. Каюм Насыйри хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге авторы, археология һәм фольклор буенча материаллар җыючы буларак та билгеле.
Ел дәвамында республикабызда аңа багышланган күп санлы чаралар оештырылды. Аерым алганда күргәзмәләр, фәнни, мәгълүмати һәм нәшрият проектлары, конференцияләр, теле һәм радиотапшырулар әзерләнде. Билгеле, барлык республика мәктәпләрендә дә Каюм Насыйри багышлап чаралар үтте. Шушы көннәрдә башкалабызның Каюм Насыйри исемендәге 80 нче номерлы мәктәптә төрле милләт вәкиләрен чагылдырган концерт узды.










