Башкалабыз Казанда гыйнвар каникуллары тәмамланганчы 500гә якын чара узыр дип көтелә. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен театральләштерелгән, музыкаль чыгышлар оештырыла. Яңа ел бәйрәменә кайда, ничек әзерлек баруы турында алдагы язмада.
Шәһәрнең төп чыршысы «Казан» гаилә үзәге янында иртәгә 23 нче декабрьдә кичке сәгать 6да ачыла.
Биредә тынлы оркестр, шулай ук Казан шәһәр филармониясе артистлары катнаша, шулай ук кунаклар Яңа ел ярминкәсен дә карый ала.
«Черек күл » паркында исә, бу атнадан «котлаулар будкасы» эшли башлый, анда яңа елга видеокотлау яздырырга мөмкин, һәм әлеге бәйрәм котлауларын 31 декабрь көнне – Черек күл шугалак паркында экраннар аша күрергә мөмкин була. Ә 1 һәм 2 гыйнварда биредә Яңа ел фильмнарын күрсәтәләр.
24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Әкият» курчак театры янында «Бияләй» дип исемләнгән Яңа ел ярминкәсе уза. Әкияти мөхиттә кунакларны татар ашлары, һөнәрчеләр эшләнмәләре, һәм бәйрәм программасы көтә.
Моннан тыш, Казан паркларында 200дән артык яңа ел чаралары уздырыла. Аларны чыршылар белән бизи башладылар инде. Әйтик. , «Елмай» паркында 16 метрлы яңа ел чыршысын күрергә була. Барлык бәйрәм көннәрендә шәһәр халкын һәм кунакларны төрле паркларда тимераякта, чынгыда шуарга көтәләр. 1 гыйнвардан 6 сына кадәр 5 нче трамвай маршруты буенча «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» йөриячәк.
Республикабызның төрле шәһәр-районнарында да бәйрәмгә әзерлек тулы куәткә дәвам итә. Әйтик, быел Яр Чаллыда икеләтә юбилей — шәһәрнең 400 еллыгы һәм беренче «КАМАЗ»ны чыгаруга 55 ел . Шәһәрнең төп чыршысы инде куелды, шулай ук , «Курше» фестивале кысаларында Яңа ел тамашалары башланды.
Ә Түбән Кама шәһәрендә –быел Яңа ел бәйрәме үзәктә генә түгел, ә 30 ишегалдында да уза. Чыршылар шәһәрнең 9 мәйданчыгында куела.










