Киләсе ел Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Хезмәт тәрбиясен мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәклеген сез дә беләсез инде, дусларым. Яшьтәшләрең хуҗалык эшләренә, өтрле һөнәрләргә өйрәнгән арада синең дә тик ятарга яратмаганыңны беләм и. Студентлар хезмәт отрядларына баручылар да шактый хәзер, кайбер эшләргә 14 яшьтән үк катнаша башларга мөмкин. Бу турыда без «Россия студентлар отрядлары» Яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Сөмбел Латыйпова белән сөйләштек.
Милли китапханәдә бу көннәрдә бик кызыклы проект эшли. Ул Габдулла Тукайның барыбызга да яхшы таныш персонажы Шүрәлегә багышланган. Бу турыда безгә Казанның күппрофильле полилингваль 180нче гимназиясе укучысы,” Алдынгыла” хәрәкәтенең “Мәдәният һәм сәнгать” юнәлеше лидеры Зәйнәп Хөснуллина сөйләп китте.










