Бу атнадан, ягъни 25 нче декабрьдән Республикада яңа ел бәйрәмнәре чорында янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул киләсе елның 11 нче гыйнваренә кадәр гамәлдә була. Режим чорында куркынычлы пиротехник әйберләр куллану тыела. Шулай ук Башкалабыз Казанда һәм муниципаль районнарда салютларны бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга ярый. Казанда рөхсәт ителгән мәйданчыкларның исемлеген экраннарда күрә аласыз.










