21 нче декабрьдән Хиҗри календаре буенча Рәҗәп аена кердек. «Рәҗәб – Рамазан ае якынлашуның иң беренче хәбәрчесе. Ул безгә ураза башланырга төгәл ике ай калганлыгын искәртә. Димәк, мөселманнарга аңа рухи һәм физик яктанә зерләнергә вакыт. Рәҗәб аенда изге гамәлләр кылырга, Изге Коръәнне, Аллаһы Тәгаләне искә алырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк. Бу айның ике күрчкәм кичәсе бар. Рәгаиб һәм Мигъраҗ. Бүген исә, 25 нче декабрьдән 26 декабрьгә каршы төндә, Рәгаиб кичәсе була.










