Бүген Мәскәү Кремлендә Россия Федерациясе Дәүләт советының киңәйтелгән утырышы узды. Аның кысаларында ел саен үткәрелә торган традицион «Теләкләр чыршысы» акциясе оештырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге чыршыдан балалар теләкләре язылган өч уенчык шарны алды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының федераль һәм Мәскәү хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек буенча генераль директор урынбасары – агентлыкның Мәскәүдәге вәкиле, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең Мәскәү филиалы директоры Динә Газалиева хәбәр итте.
Казаннан 14 яшьлек Әмир Хәйруллин ГИБДД хезмәткәре ролендә үзен сынап карарга хыяллана. Апас районының Апас шәһәр тибындагы бистәсеннән 5 яшьлек Илдан Гәлиев «Яндекс.Станция» алырга тели. Ә Татарстан шефлыгындагы Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәреннән 3 яшьлек Василиса Овчаренко бүләккә балалар электромобиле алу турында хыяллана.
«Барысын да хәл итәрбез, барысы да булачак!» – диде Рөстәм Миңнеханов елмаеп.









