Көндезге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин “КамАЗ” АҖ генераль директоры Сергей Когогинга Россия Федерациясе Хезмәт Герое йолдызын тапшырды. Мәскәү Кремленең Екатерина залында узган бүләкләү тантанасында Владимир Путин Сергей Когогинны «Автоспорт легендасы» дип атады.
Казанда «Ел җитәкчесе-2025» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.
“Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Геройлар янәшәдә» исемле ачык әдәби конкурсының икенче тапкыр үткәрелүе турында игълан итте. Бәйгегә эшләр 2025 елның 26 декабреннән башлап 2026 елның 1 августына кадәр кабул ителә.










