Безнең коллега, Казандагы Россия каналының махсус хәбәрчесе Алмаз Хәкимов — Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Безнең Татарстан дәүләт каналында Алмаз Хәкимов 17 ел эшли, Республика халкына ул Вести Татарстана тапшыруның алып баручысы, иң әһәмиятле вакыйгаларны яктыртучы булырак таныш. Без дә коллеганы чынкүңелдән котлыйбыз.










