Яңа ел җитүгә дә биш көнләп вакыт калып бара. Бәйрәмнең бизәге булып әлбәттә чыршы тора, ләкин шуның белән беррәттән алыштыргысыз булып мандарин кала.
Мандариннар республикага Абхазиядән, Төркиядән, Мароккодан, Мисырдан китерелә. Белгечләр әйтүенчә, тәмле, баллы мандаринның билгесе – аның авырлыгы. Авыррак булган саен, согы та күбрәк. Дөрес цитрусның исе баллы, кабыгы җиңел алына. Ә Яфраклы мандарин сыйфатлы дигән сүз түгел. Сатучылар билгеләп үткәнчә, казанлылар инде җиләк-җимеш сатып ала башлаган, сату дәрәҗәсе арткан. Шуңа да карамастан, бәяне күтәрмәскә вәгъдә итәләр. Ә көненә ничә мандарин ашарга ярый дигән сорауга, диетологлар дүрттән дә артык ашарга киңәш итми.










