Иртәнге чыгарылыш
Татарстан икенче ел рәттән Идел буе федераль округының туристлар өчен иң җәлеп итүчән төбәкләре рейтингында беренче булды.
«Казанда Кыш» проекты кысаларында башкалада 500 гә якын яңа ел чарасы узачак.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен көчәйтелгән эш режимы кертелә.
Бүген Республика кан үзәгендә Яңа ел уңаеннан донорлык акциясе уздырыла.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыдан биш яшьлек Егорның теләген үтәде. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында республика Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Шулай ук шәһәрдән татлы бүләкләрне малайга Чаллы мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов Буа шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхфәтуллинның өенә килеп, аны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Киләсе елның 5 гыйнварында Рәүф Төхфәтуллинга 106 яшь тула.
Казан метросы яңа линиясенең беренче участогын төзүгә тагын 1 миллиард 500 миллион сум акча бүлеп бирелә. Яңа линия Татарстан башкаласының Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырырга тиеш.










