2025 елның санаулы сәгатьләре калып бара, алда безнең күбебезне озын яллар көтә. Кайберәүләр, мондый каникуллар кешегә начар тәэсир итә, дигән фикердә. Организм өчен кирәгеннән артык ашау, йокы, ял итү эш графигыннан чыгара, диючеләр күп. Бүген безнең «Ышаныч дулкынында» тапшыруында Яңа ел каникулын файдалы һәм нәтиҗәле итеп үткәрү буенча киңәшләр ишетә алырсыз










