Лента новостей

Личный «архитектор» долголетия: в поликлиниках появится врач новой специальности по нацпроекту

4 января, 21:59

ВС РФ освободили населенный пункт Подолы в Харьковской области

4 января, 20:50

Татарстанцам объяснили, на что могут рассчитывать пассажиры при задержке авиарейсов

4 января, 20:30

В Татарстане сняли ограничения для автобусов и грузовиков на пяти участках автодорог

4 января, 20:16

В Татарстане по нацпроекту провели учет численности норки и выдры

4 января, 20:08

«Ак Барс» победил «Автомобилист» со счетом 5:0

4 января, 20:00

В МВД разъяснили, какие данные нельзя передавать посторонним

4 января, 19:40

Минобороны: потери ВСУ за сутки составили до 1220 военнослужащих

4 января, 19:08

Александр Барабанов снова включен в состав «Ак Барса»

4 января, 18:50

В некоторых домах Кировского района Казани временно приостановят подачу воды

4 января, 18:30

В Татарстане возбудили уголовное дело после гибели двух детей в колодце

4 января, 18:10

В Казани две пенсионерки отравились газом

4 января, 17:50
Загрузить ещё
Вести Татарстан
Понедельник, 5 января
ЭФИР
Сообщить новость
  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1
      • Россия 24 | Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты
Вести Татарстан
Нет результатов
Открыть все результаты

1 гыйнварда Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулу уңаеннан аның каберен зиярәт кылдылар

3 января 2026, 11:51
Яңалыклар (новости)
A A

1 гыйнварда татар җәмәгатьчелеге Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулу уңаеннан аның каберен зиярәт кылды, чәчәкләр салды. Язучының рухына багышлап Коръән укылды.
Искә алу мәрасимен Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин ачып җибәрде һәм алып барды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре катнашты.

«Яңа елны дога кылып, изге гамәл белән башлыйбыз. Рәсми булмаса да киләсе ел әдәбият елы дип әйтерлек ел. Бик күп юбилейлар көтелә. Әлеге елны язучыларыбызны, әдипләребезне искә алып, аларны кайгыртып уздырырга насыйп булсын», – дип искәртте Айдар Шәйхин.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Фатих Әмирханның татар әдәбияты тарихында урыны түрдә булуын белдерде.

«Фатих Әмирхан татар әдәбиятында аерым бер урын били, һәм ул урын түрдә, бик мәртәбәле. Без бит инде барлык язучыларны аерым бер әсәр белән ассоциациялибез. Фатих Әмирхан очрагында әлеге әсәр – әдәбият дәреслекләренә кергән «Фәтхулла хәзрәт» сатирик повесте. Ул анда бүгенге көндә булган нейрочелтәрләргә кадәр тасвирлый. Ләкин мин аның кеше психологиясен тасвирлау үзенчәлеген аерып күрсәтер идем, бу бөек язучыларга гына хас. «Хәят» повесте – аерым тема, анда ул татар халкының шул чорына гына түгел, киләчәгенә дә күз сала. Татар нинди булачак? Язучы, әсәрне мәхәббәт хисләре белән сугарып, фикерләрен укучыга җиткерә алган», – дип сөйләде ул.

Ркаил Зәйдулла Фатих Әмирханның язучы гына түгел, җәмәгать эшлеклесе булуын да искәртте.

«Фатих Әмирхан прозаик кына түгел, драматург та, җәмәгать эшлеклесе дә, Казанда әдәби процессны башлап җибәргән кеше. Ул үз тирәсенә әдәбиятка гашыйк, язарга теләгән яшьләрне җыя, «Әл-ислах» кулъязма газетасын чыгара башлый, аннары аны нәшер итүгә ирешә. Җитәкчелек, әдәби процесс белән идарә итү Фатих Әмирхан кулында була», – диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Фатих Әмирханның татар әдәбиятында уникаль шәхес булуын әйтте. Ул язучының язмышы бик авыр булуын, аның яшь килеш аяклары зәгыйфьләнүен искә алды.

«Фатих Әмирхан дөньяда 40 ел гына яши, 40 елының да 19ы аяклары параличланган хәлдә, гомере коляскада утырып уза. Ләкин ул үзеннән соң искиткеч зур әдәби мирас калдырды. Ул үлгәч, аның турында язылган хатирәдә Гали Рәхим аны Генрих Гейне белән чагыштыра. Чөнки аның да шактый гомере урын өстендә уза. Аның да үлемсез әсәрләре шактый. Фатих Әмирханның аяклары бәйле булса да, ул милләткә ут, яшәү көче биргән шәхес», – диде Рәдиф Гаташ.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин язучы рухына Коръәннән аятьләр укыды. Соңыннан әдип каберенә чәчәкләр салдылар, рухына дога кылдылар.

Чыганак: Татаринформ мәгълүмат үзәге

Читайте и смотрите также:

Кемнәр еш авырый?

Диспансеризация ярдәмендә Татарстан халкында 108 мең авыру ачыкланган

3 января, 15:28
Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәмендә иминлек чараларын көчәйтергә кушты

Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәмендә иминлек чараларын көчәйтергә кушты

3 января, 15:05
Аерым районнарда буран

Бүген юлларда кар көртләре

3 января, 12:33
Татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташның тууына 125 ел тулды

Татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташның тууына 125 ел тулды

3 января, 11:42

Популярное

метель на дороге

В Татарстане из-за непогоды ограничили движение по трассам Казань — Оренбург и Казань — Ульяновск

4 января, 2026
0

машина

В Татарстане ограничили движение автобусов и грузовиков на трассе М12 из-за непогоды

4 января, 2026
0

После гибели семьи в пожаре в поселке Васильево было возбуждено уголовное дело

После гибели семьи в пожаре в поселке Васильево было возбуждено уголовное дело

31 декабря, 2025
0

прокурор в форме

В Чистопольском районе в результате массового ДТП погибли четыре человека

4 января, 2026
0

МЧС предупредило об угрозе атаки БПЛА в Казани

МЧС предупредило об угрозе атаки БПЛА в Казани

2 января, 2026
0

ГТРК "Татарстан", 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 528-25-68

Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru

16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Положение о применении рекомендательных технологий

  • О компании
  • Контакты
  • Реклама

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»

  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1
      • Россия 24 | Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»