6 гыйнварда Татарстанның күпчелек районнарында бераз кар явачак. Шулай ук буран чыгуы ихтимал, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Төнлә температура -6..-11 градуска кадәр төшәчәк, көндез -3..-8 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Чәршәмбе, 7 гыйнварда, чираттагы циклон якынлашу белән һава шартларының тагын начараюы көтелә. Төнлә көнбатыш районнарда урыны белән кар явачак, көндез бөтен җирдә урыны белән көчле кар көтелә. Шул ук вакытта, кайбер районнарда буран чыгуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -9..-14 градус, көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе һәм җомга, 8-9 гыйнварда, көньяк циклон тәэсирендә республикада кар, җепшек кар, яңгыр явачак. Кайбер районнарда буран чыгарга һәм бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя. Төнлә температура -5..-10 градус тәшкил итсә, көндез +1..+4 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык һәм урыны белән кар көртләре саклана.









