Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлады.
Казандагы Ислам мәдрәсәсендә атаклы дин эшлеклесе, мәгърифәтче Галимҗан Барудига багышланган музей ачылды.
Кама Тамагы районы үзәгендә танылган тренер, остаз Рифат Вәлиев истәлегенә багышлап, яшүсмерләр арасында милли көрәш ярышлары узды.
Кичке чыгарылыш.
Бүген православия динендәге христианнар төп бәйрәмнәрнең берсен – Раштуаны билгеләп үтәләр. Шул уңайдан ил һәм республика җитәкчелеге котлау сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм чаралары бүген төнлә башланды. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Казан Изге Ана иконасы соборында республиканың төп раштуа хезмәтен үткәрде.









