Иртәнге чыгарылыш.
Татарстанда махсус хәрби операциянең 750дән артык катнашучысына һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән.
Узган елда Татарстан Республикасында сөт җитештерү 2 млн 370 мең тоннага җиткән.
9 гыйнвардан Россиядә тонировка кагыйдәләрен бозган автомобиль хуҗаларын штрафка тарта алачаклар.
Татарстанда 2026 елда республиканың 16 районындагы 33 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау планлаштырыла.
Кичке чыгарылыш.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2025 елда Татарстан территориясендә төбәк әһәмиятендәге 29 автомобиль юлы участогына капиталь ремонт ясалган.
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты башланды.
Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе концертлар залында Татарстанның халык артисты Фердинат Сәлаховның иҗат кичәсе булды.









