Яңалыклар (13.01.2026)
1. Сабыйлар күңел ачты
Онытылмаслык тамаша. ”Туган авылым” милли комплексында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм балалары өчен бәйрәм үтте.
2. Остаз истәлегенә
Азнакайда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәләфетдин Шәмсетдинов истәлегенә 25нче тапкыр шахмат буенча төбәк ярышлары узды.
3. Моңы күңелләрдә яши!
Ул гел янәшәдә кебек. Казанда Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева истәлегенә концерт оештырылды.







