Чувашия Республикасында «Татар теле — халкым теле» дип исемләнгән иҗади конкурс һәм семинары узды (20.01.2026)
Чувашия Республикасында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тәүге тапкыр Бөтенроссия «Татар теле — халкым теле» күләмле иҗади конкурс һәм семинары узды. Әлеге чара татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар теленең дәрәҗәсен, абруен күтәрүгә, татар яшьләрендә туган телебезгә карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү, аларның татар телендә сөйләшүне үзләренең намус эше итеп кабул итүен тәрбияләү максатыннан оештырылды.









