Кукмара районында «Яшь тамашачы» театры! (20.01.2026)
Кукмара районы, Вахит авылының мәдәни тормышы өчен мөһим вакыйга: бүгенге көндә биредә «Яшь тамашачы» театры бинасына федераль программа буенча төзекләндерү эшләре бара. 2013нче елда ачылганнан бирле театр күп кенә вакыйгалар уздыру урыны булып торган. Хәзер төзекләндерү эшләренең төп өлеше төгәлләнгән.









