Чип — ул этләрнең дә, хуҗаларның да мәгълүматы кергән үзенчәлекле электрон паспорт. (21.01.2026)
Казанның Горки — Әмәт паркында этләрне чиплаштыру буенча рейд узды. Ветеринарлар махсус сканер куллана — мониторда хуҗаның да, этнең дә мәгълүматлары чагылдырыла. Алар бердәм «Хорриот» базасында саклана. Татарстанда барлыгы 62 мең эт чиплашкан. бу эш мәҗбүри — үтәлмәгән очракта штраф яный.










