Атналык күзәтү.
Республиканың министрлык һәм ведомстволарының узган елга нәтиҗәләр ясау һәм 2026 елга бурычлар билгеләүгә багышланган йомгаклау коллегияләре дәвам итә. Тапшыруыбызны шундый утырышларда яңгыраган мәгълүматлардан башлап җибәрәбез.
Бу атна башында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиве үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килде.
2026 елда бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел тула. Шул уңайдан аның иҗатына һәм тормышына багышланган чаралар башланып китте.










