Бүген 27нче гыйнвар илебез тарихында мөһим дата — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Ленинград шәһәренең ике ел ярым чолганышта яшәве — Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң аянычлы көннәр.
Әлеге истәлекле көндә башкалабыз Казанда һәм барлык муниципаль районнарда төрле хәтер чаралары оештырыла. Аерым алганда “Блокада ипие» Бөтенроссия хәтер акциясе, барлык белем бирү һәм мәдәният оешмаларында тематик дәресләр, концертлар уза, музейларда күргәзмәләр эшли.










