Татар гимназиясе укучылары Гөлназ белән Камил өйләрендә үзләре оештырган Татар әдәбияты түгәрәгендә борынгы төрки әдәбияты темасын дәвам иттерәләр. Дәрес “Әхмәт Ясәвинең шәкерте” дип атала һәм анда татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын алып торган зур әдип Сөләйман Бакыргани иҗаты үзәккә алып тикшерелә.










