Изге Рамазан ае якынлашу уңаеннан Хаҗия Финә апа Нуретдинова белән әңггәмә бирелә. Ул 90 яше тулган көннәрдә Хаҗда булып кайткан, тапшыруда тәэсирләре белән уртаклаша.
Татарстан Республикасы бай мәдәни һәм тарихи мирасы, традицияләре, хезмәт күрсәтү һәм кунакчыллык дәрәҗәсе югары булуы белән кунакларны үзенә җәлеп итә. Безгә килүчеләр кабатланмас хис-кичерешләр һәм истәлеккә сувенирлар белән китә. Сувенирлар дигәннән – милли төсмерле әйберләр шәһәребезнең үзәгендә урнашкан киоскларда җитәрлек, диярсез. Шул ук вакытта килгән кунаклар өчен махсус, тарихи яктан дөрес, югары сыйфатлы, зәвыклы эшләнмәләр әзерләү белән шөгыльләнүче кешеләр дә бар. Андый һөнәрчеләрне Казан халык һөнәрчелеге техникумында укыталар. Биредә күпгасырлык традицияләрга таянып, заманча таләпләргә туры китерерлек итеп эшләргә өйрәтәләр.
Хәзер сезнең игътибарга Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбанова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
«Кадрлар» илкүләм проекты (Национальный проект «кадры») кысаларында якындагы җиде елга кадрларга ихтыяҗ формалаштырыла. Республиканың хезмәт базары ихтыяҗлары турында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова сөйли.











