Радиосериал.
Сериалның әлеге чыгарылышы “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнә. Ул “Татарстан радиосы дулкыннарында каһарман шагыйрь Муса Җәлил атналыгы”ның бер өлеше булып программага килеп керде. Чыгарылышта татар гимназиясендә укып йөрүче Гөлназ белән Камил әтиләренә Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты турында сөйлиләр. Әлбәттә инде, Муса Җәлил һәм җәзлилче шагыйрьләрнең иҗатына зур игътибар бирелә.










