Бүген икенче Рамазан!
Хәстәрләнеп көткән уразабыз, Рамазан ае алга бара.
Иртәнге нур тапшыруының бүгенге кунагы Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы, мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров белән тәравих уку, уразада күңелне пакълау, намаз кылмасалар да, ураза тотучыларның хөкеме һәм башкалар турында бик эчтәлекле әңгәмә булды. Рәхим итеп тыңлагыз!
Җомга мөбарәк булсын!
Бу көннәрдә бөтен мөселман дөньясы изге Рамазан ае, аның бәрәкәтен, фазыйләтен тоеп яши. Хәзер без сезнең игътибарга тәрҗемәче һәм язучы Фатиһ Кутлуның “Балачагымдагы Рамазаннар” дигән парчасын тәкъдим итәбез. Анда автор үзе туып-үскән Төркия җирендә мөселман кардәшләребезнең Рамазан аен ничек үткәрүләре, гореф-гадәтләре турында яза. Рәхим итеп тыңлагыз. Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин укый.










