Әдәби-музыкаль композиция
Кадерле дусларыбыз, яңа көндә эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез. Беренче тапшыруыбыз җырга-моңга, якты хисләргә бай булачак, чөнки күңел үзе шуны сорап тора. Безнең язга, яктыга, җылыга тартылганны сизенеп, юри шулай кыскарак булырга турышмады микән бу ай? Кем белә, бәлки “кыскалакы — осталык” дигән әйтем менә шушы февраль аена карап әйтелгәндер. Кыскасы, менә шундый матур уйлар, изге теләкләр белән тапшыруыбызны башлап җибәрәбез һәм хәзер игътибарыгызга халык җырларына багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез.











