Мөхәммәт Мәһдиев. “Без кырык беренче ел балалары”. Моноспектакль.
“Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре” дигән циклдан чираттагы тапшыруыбызда сезне, хөрмәтле радиотыңлаучылар, күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Без – кырык беренче ел балалары” дигән аудиокитапка нигезләнеп, мөхәррир Рөстәм Акъегет һәм режиссер Рамил Һидиятулла тарафыннан әзерләнгән моноспектакль тыңларга чакырабыз. Аны Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов башкара. 9 өлеш.
Күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Шамовның тууына 125 ел. Олпат әдибебез Афзал Шамов тавышын ишетербез. Татарстан радиосының алтын фондында авторның үзе укуында “Кыз урлау” дигән хикәясе саклана.
Тапшыруның икенче өлешендә игътибарыгызга күренекле шагыйрь һәм язучы Әнәс Хәсәнов шигырьләерпннән төзелгән радиокомпозиция тәкъдим итәбез. Шигырьләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы укый.