Татарстан радиосы дулкыннарында бәйрәм тапшырулары дәвам итә. Татар халык көйләре концертын без сөекле хатын-кызларыбызга багышланган җырлардан төзедек. Бу мәңгелек җырларны моннан күп еллар, гасырлар элек йөрәкләрендә мәхәббәт уты янган егетләр чыгарган. Җырга алар яраткан кызларының исемен кушканнар. Тагын шунысын да әйтик, бүген концертта ир-егетләр кызларны котлап җырлый.











