Бүген олы бәйрәм — Ураза Гаете! Без Сезне шушы күркәм бәйрәм белән котлыйбыз! Үзегезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш, күңел тынычлыгы, рух ныклыгы телибез. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен. Бәйрәм студиясендә кунакта — Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Казаныбызның «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров.










